Зәйдә узып баручы елга йомгак ясадылар

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында 2023 елга йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Р.Г. Кәримов мөрәҗәгать итте. Разиф Гали улы район казанышлары һәм киләчәккә куелган бурычлар турында сөйләде.  Шулай ук ул  районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә күрсәткән хәйрия ярдәме өчен барлык зәйлеләргә, шәһәрнең эре предприятие һәм авыл хуҗалыгы бүлекчәләренә рәхмәт белдерде. "Хөрмәтле зәйлеләр, кадерле кунаклар!  Күп кенә якташларыбыз Яңа елны сугыш позицияләрендә, туганнарыннан еракта  каршы алалар. Безнең барлык уй һәм хисләребез бүген алар - безне яклаучылар белән бәйле. Иң мөһиме Яңа елда егетләребезнең  мөмкин кадәр тизрәк җиңү белән, исән-сау булып өйләренә кайтуларын телибез. Барлык зәйлеләргә дә уңышлар һәм яңа казанышлар насыйп булсын. Без барлык авырлыкларны бергә җиңәбез, уртак тырышлык белән районныбызны яхшырак һәм көчлерәк итәбез. Лаеклы буын тәрбиялибез, икътисадны, социаль өлкәне үстерәбез, шәһәр, авыл һәм микрорайоннарны төзекләндерәбез. Кечкенә Ватаныбызга булган мәхәббәтегез һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Яңа елда һәркемгә тынычлык, игелек һәм иминлек!-телим  диде Разиф Гали улы. Традиция буенча чарада район үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләү тантанасы булды. «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, ТАССРның атказанган агрономы, "Почет Билгесе" ордены кавалеры Вәлиев Рәиф Гомәр улына бирелде. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Метшин Айдар Рәис улының Рәхмәт хаты Дурт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйковка, сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченкога тапшырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте район Советының гомуми бүлеге баш белгече Ирина Борисовага, Якты-Күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мөхтәровка игълан ителде. «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, «Теплосервис» ҖЧҖ директоры Рәйхәт Гәрипов билгеләнде. «Ел җитәкчесе – 2023» муниципаль конкурсында җиңүчеләр дип Зәй автомобиль юллары идарәсе директоры Фидаил Хәернасов, электр челтәрләре башлыгы Олег Лукин, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев, «Техно заводы» ҖЧҖ филиалы директоры Андрей Мамонтов танылды. Шулай ук күп  санлы номинацияләрдә катнашучыларга  Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Россия Федерациясендә игълан ителгән педагог һәм остаз елы йомгаклары буенча районның педагогик учреждениеләре вәкилләре лаеклы бүләкләр алдылар. Бәйрәм кунаклары өчен мәдәни-тамаша программасы әзерләнде, ул узып баручы елның матур тәмамлануы булды. Зәйлеләргә иң яхшы номерларны Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов, «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы балалар вокаль-хореография коллективлары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International