Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен Яңа ел кичәсе үткәрелде

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе
27 декабрьдә Суббух Рафиков исемендәге үзәк китапханәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен Яңа ел кичәсе үткәрелде. Кунакларны якынлашып килүче 2024 ел белән район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин котлады. Конкурслар оештырылды. Балалар Кыш Бабайга, Кар кызына шигырьләр сөйләделәр. Чара азагында һәр балага татлы бүләкләр тапшырылды. Яңа ел бәйрәме балаларга яхшы хис-кичерешләр, күтәренке кәеф бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International