Зәйдә Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты 1 туры -“Иң көчле чаңгычылар ярышлары” үтә

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

Бүген “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә Татарстан Республикасы беренчелегенең 1 туры “Иң көчле чаңгычылар ” ярышлары старт алды. Ярышларда 21 команда составында 125 спортчы катнаша. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Уразайкин Пётр Сергеевич, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары федерациясе эшләр идарәчесе Блохин Денис Анатольевич, “Челтәр компан” се ААҖ филиалының электр челтәрләре башлыгы Лукин Олег Анатольевич, “Зәй шикәре” ачык акционерлык җәмгыяте директоры Трошин Антон Александрович, “Ялта Зай” спорт әзерлеге үзәге директоры Огурцова Белла Ивановна, Россия һәм Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Моргачев Евгений Александрович катнашты.  Уразайкин Петр Сергеевич  район башлыгы  Кәримов Разиф Галиевич исеменнән сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм ярышларда катнашучыларга лаеклы җиңүләр теләде. Ярышлар 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International