Район мәдәният идарәсе яңа автомобиль алды

2023 елның 26 декабре, сишәмбе
Рәис Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Милли китапханәсе каршындагы мәйданчыкта мәдәният идарәсенә автомобиль тапшырды. Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында бүген 50 автомобиль дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренә тапшырылды. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина катнашты. Автомобиль ачкычларын район башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина алды. Бүген мәдәният учреждениеләре бик мөһим миссия башкара. Матди-техник базаны ныгыту, мобильлекне һәм һәркем файдалана алырлык мөмкинлекләрне тәэмин итү муниципаль мәдәният учреждениеләренең мөмкинлекләрен һәм активлыгын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Мәдәният кешеләрне рухи баету өчен бик күп нәрсә эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International