Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр елкасы” бөтенроссия акциясендә катнашты. Зәйдән Дмитрий Парферьев “Ак Барс” хоккей клубы белән очрашырга хыялланган. Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан хоккейчылар белән очрашу оештырып, аның бу теләген үтәде. Дима үзенең кече энесе һәм Казаннан тагын өч бала белән бергә "Татнефть-арена" да командасының күнегүләрендә булып, уенчы Илья Сафоновның мастер-классында катнаштылар. Команданың тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов һәр бала белән аралашты һәм аларга "Ак Барс" фирма логотибы төшерелгән бүләкләр тапшырды. Шуннан соң Татарстан Республикасы Рәисе балалар белән видеоэлемтә аша сөйләште, аларның кәефләре һәм киләчәккә планнары белән кызыксынды, яхшы укуларын теләде. Парферьевлар гаиләсен озата барган район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Шәрәфиева әйтүенчә, балалар якты тәэсирләр алганнар һәм бу очрашу киләчәктә балаларга зур этәргеч булачак.