СССР чемпионы Розалин Бакиев призына чаңгы буенча ачык республика ярышлары узды

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

21-22 декабрьдә Бөгелмә шәһәрендә СССР чемпионы Розалин Бакиев призына чаңгы буенча ачык республика ярышлары узды. Ярышларда Зәй шәһәре Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп спортчылары катнашты. 2008-2009 елларда туган кызлар арасында ирекле стиль белән 3 км дистанциядә Софья Пылаева 3 урынны, Арина Белякина 10 урынны яулады (тренер Колесов Сергей Владимирович). 2010-2011 елларда туган кызлар арасында ирекле стиль белән 2 км дистанциядә Азалия Тихонова 1 урынны яулады (тренеры Габидуллин Ракиф Марс улы). Ярышларның икенче көнендә 3 км дистанциядә классик стильдә Пылаева Софья 1 урынны, Белякина Арина 6 урынны алды,  2 км дистанциядә классик стильдә Азалия Тихонова 2 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International