Район башлыгының муниципаль чыршысы иң яхшы тәрбия һәм белем бирү учреждениеләрен берләштерде

2023 елның 23 декабре, шимбә

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Зәй муниципаль районы башлыгының муниципаль чыршысы узды, ул халыкара, бөтенроссия, республика һәм муниципаль чараларда югары нәтиҗәләр күрсәтүче мәдәният, фән, спорт һәм техника өлкәләрендә зур уңышлар күрсәткән, 500 тәрбияләнүчене һәм белем алучы мәгариф учреждениеләрен берләштерде. Район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов барлык укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, сәламәтлек, укуда, спортта, иҗатта уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләде. "Шулай ук без бүген, үз иленең чын патриотлары буларак, махсус хәрби операция зонасында булган аталарның балаларын хөрмәтлибез, алар   илебез азатлыгы сагында торалар һәм безнең  тыныч тормышыбызны  тәэмин итәләр. 25 декабрьдә без хәрби хезмәткәрләрнең балаларын Казанга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы  Миңнеханов чыршысына  алып барабыз. Әлеге чараларда катнашу хәтерегездә онытылмаслык тәэсирләр калдырыр дип ышанам. Һәркайсыгызның безнең лаеклы гражданнарыгыз булуыгызны  телим. Әлеге чараларда катнашу хәтерегездә онытылмаслык тәэсирләр калдырыр дип ышанам. Һәркайсыгызның  Ватаныбызның лаеклы гражданнары булуын телим. Сез - үсеп килүче буын - безнең өметебез һәм таянычыбыз. Районыбызның киләчәге сездән тора. Тормыш юлыгызда зур уңышлар ,бәхетле Яңа ел, иң изге теләкләрегез тормышка ашуын телим ! - диде Разиф Галиевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International