2023 елның 20 декабрендә Зәй шәһәре һәм Зәй районы территориаль сайлау комиссияләре рәисләре Казан шәһәрендә узган укыту семинар-киңәшмәсендә катнаштылар. Россия Федерациясе Президентын сайлауларны мәгълүмати тәэмин итү, "УИК мәгълүматы" проектын гамәлгә ашыру турындагы мәсьәлә каралды. Семинар кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан агымдагы елда уздырылган конкурсларга йомгаклар ясалды. Зәй шәһәре һәм районының территориаль сайлау комиссияләре әлеге чараларда актив катнашучыларның берсе буларак билгеләп үтелделәр, диплом һәм грамота белән бүләкләнделәр. Зәй муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе (территория сайлау комиссияләре арасында) 2023 елда иң яхшы эш оештыручы республика конкурсы лауреаты дипломын алды,ә Зәй шәһәренең территориаль комиссиясе, сайлауларны әзерләү һәм үткәрү чорында мәгълүмати-аңлату эшен иң яхшы оештыручы Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчесен әзерләүдә актив катнашкан өчен грамота алды.