Бүген, энергетика көнендә, район башлыгы Р.Г. Кәримов көчәнеш асты эш үзәгендә, челтәр компаниясендә, Зәй ГРЭСында булды һәм энергетика тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Көчәнеш асты эш үзәгендә ачылган көннән алып 18 меңнән артык кеше белем алган. "Хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәт, сез өйрәткән белгечләр илнең төрле төбәкләрендә эшлиләр һәм шәһәребезне горурлык белән искә алалар", - диде Разиф Кәримов. Зәй район электр челтәрләре коллективы белән очрашу барышында Разиф Гали улы килеп туган аварияләрне үз вакытында итүнең мөһимлеген билгеләп үтте, коллективка көйләнгән эшләре һәм кулланучыларны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде. Зәй ГРЭСында район башлыгы катнашында һөнәри бәйрәм хөрмәтенә тантаналы чара узды. Станция директоры Дмитрий Прохоров предприятиенең уңышлары һәм казанышлары белән уртаклашты. Район башлыгы Разиф Кәримов билгеләп үткәнчә, Зәй ГРЭСЫ республикабызның гына түгел, тулаем алганда илнең көчле энергия системасының бер өлеше булып тора. - Сезнең игътибарыгызны Зәй ГРЭСының гаять зур әһәмияткә ия стратегик объект булуына юнәлтергә телим, һәм бүген, беркайчан да булмаганча, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, һәркемгә үз вазифасында бик уяу һәм җаваплы булу мөһим. Үзегезнең һөнәри бәйрәмегездә дә күпләрегез эш урынында котлаулар кабул итә, теләсә нинди экстремаль ситуациядә бердәм һәм оператив эш итәргә әзер. Районыбыз халкы исеменнән намуслы һәм үз эшегезгә тугры булганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең эшчәнлегегездә көтелмәгән хәлләр булмасын, ә сезгә ышанып тапшырылган объектлар ышанычлы һәм авариясез эшләсен. Кешеләргә биргән яктылык сезгә аларның елмаюлары һәм йөрәк җылысы белән кайтарылсын! - дип теләде Разиф Кәримов. Өч коллективта да чаралар бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Иң яхшы хезмәткәрләргә Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук хезмәткәрләр ведомство бүләкләре белән билгеләнде.