Халыкка хезмәт итү-ул җаваплы миссия

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан республикасы башкаласында  «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVIII съезды узды, анда безнең районнан да делегатлар катнашты. Съезда дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең үзара эшчәнлеге, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды, перспективага актуаль бурычлар билгеләнде. Республика җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә органнарының төп бурычы-халыкка хезмәт итү һәм республикада яшәүче һәр кешенең тормышын яхшырту. Бүген элеге съезда Татарстан Республикасы Рәисе, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримовка - "Дуслык" ордены һәм районның хөрмәтле ветераны Нагаев Миргалим Әхмәт улына - «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International