«Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» халыкара акциясе үтте

2023 елның 1 декабре, җомга

1 декабрьдә Зәй шәһәренең региональ мәйданчыклар арасына кергән  3 нче, 5 нче, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе һәм Сәвәләй урта мәктәпләре педагоглары һәм укучылары «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» халыкара акциясендә  катнаштылар. Проект илебез тарихын өйрәнүгә игътибарны җәлеп итүгә, ил гражданнарының тарихи грамоталылыгын бәяләүгә, тарихи белемнәрне популярлаштыруга, шулай ук тарихи фактларны фальсификацияләүгә каршы торуга юнәлтелгән. Тестның нәтиҗәләрен катнашучылар ике атнадан белә алачак. 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Билгесез солдат көне алдыннан Зәй районында акциядә 200дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International