Зәйдә мобилизацияләнгән гаиләне бала туу белән котладылар

2023 елның 25 ноябре, шимбә

Мобилизацияләнгән хәрбинең тормыш иптәшенә бала туу уңаеннан 100 мең сумга сертификат тапшырылды. 20 ноябрьдә Белышевлар гаиләсенең беренче уллары Гордей дөньяга килде. 24 ноябрьдә ЗАГС бүлегендә якыннары һәм туганнары белән бергә мобилизацияләнгән хәрбинең тормыш иптәшен озак көтелгән вакыйга белән котладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Е.А. Васильева, Ксения Ивановнага бүләк сертификаты, ә ЗАГС бүлеге башлыгы Г.И. Вәлишина яңа туган баланың беренче документын - туу турындагы таныклыкны тапшырды. Балага һәм аның әнисенә сәламәтлек һәм иң мөһиме гаилә башлыгы Андрей Михайловичның махсус хәрби операция зонасыннан исән-имин һәм сәламәт булып өйләнеп кайтуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International