Татарстан Республикасында «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй муниципаль районында «Халык йолаларына түгәрәк уеннар, халыклар дуслыгы - «Әйлән - бәйлән» бәйгесе узды. Быел чыгыш ясау хокукы өчен районыбызның 27 мәдәният учреждениесе көрәште. Өченче ел рәттән кунакчыл Зәй җирлегендә районда яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен ачык чагылдыручы мәдәни чара уза. Фестиваль программасы берничә номинациядән торды. Үз тамырларыңда милли мәдәниятне саклау һәм үстерү - бүгенге җәмгыятьнең иң мөһим бурычларының берсе. Халыкның фольклор гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу - заманның актуаль проблемасы. Фестивальдә катнашучылар тамашачыларны милли традицияләрнең үзенчәлекләре, тормыш рәвеше белән таныштырдылар. Һәр чыгыш ясаучы авыл мәдәният йорты аларга гына хас билгеләр белән аерылып торды. Фестивальдә "Орчык өмәсе", "Бирнә җыю", "Икмәк-тормыш нигезе", "Су буенда кичке уен", "Зәкия Сабантуе", "Бишек туе", "Каен дегете ясау" йоласы, "Өй туе", "Кияу мунчасы", "Покрау кич утырулары", "Өй юу", "Килен төшерү" кебек йолалар тәкъдим ителде. "Әйлән-бәйлән" фестивале эчтәлекле һәм югары рухи күтәренкелектә узды.