Бүген кыска вакытлы ялда булган хәрби хезмәткәрләр шәһәр һәм район җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты. Очрашу «Энергетик» мәдәният сарае конференц залында түгәрәк өстәл артында узды. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев һәм башка рәсми затлар катнашты. Очрашу «Энергетик» мәдәният йортының концертлар төркеме чыгышы белән башланып китте. Иван Чебаков Ватанга мәхәббәт турында җыр башкарды. “Теремкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче Ева Зарипова татар телендә патриотик шигырь сөйләде. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрби хезмәткәрләргә районның социаль-икътисади үсеше, махсус хәрби операция башланганнан бирле мобилизацияләнгән гаиләләргә күрсәтелгән ярдәм чаралары турында сөйләде, бу эшнең активистларын билгеләп үтте, соңгы яңалыклары белән уртаклашты. " Без сезгә киткән вакытта районның икътисадын саклап калырга вәгъдә бирдек. Вәгъдәне үтибез. Предприятиеләр һәм оешмалар тотрыклы эшли. Без елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз. Районнан 250 тонна гуманитар йөк, шул исәптән 10 автотранспорт берәмлеге, 195 генератор, җылылык җайланмалары һәм насослар, кием-салым һ.б. җибәрелгән. Районда мобилизацияләнгән гаиләләрдән килгән барлык мөрәҗәгатьләр дә беренче урында тора. 100 дән артык гаилә утын кайтаруга гариза биргән. Сезне туган якта күрүебезгә шатбыз. Җиңү белән исән-сау бөтенләй әйләнеп кайтуыгызны көтәбез, — диде чыгышында Разиф Галиевич. Очрашуның башка катнашучылары да үз чыгышларында хәрбиләргә, күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт әйттеләр, һәрвакыт бердәм, ныклы рухта калуларын теләделәр. Махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Хәрбиләр исә район җитәкчелеге һәм халкы тарафыннан җылы кабул итүләре һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук үзләре өчен мөһим булган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Алар туган җирләреннән еракта туганнарын һәм якыннарын бик сагынуларын, әмма Җиңү белән генә кайтуларын вәгъдә иттеләр.