2023 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Кәләй авыл мәдәният йортында керәшеннәрнең яшь башкаручылары «Туым Жондозы» - «Раштуа йолдызы» республика конкурс-фестиваленең зона этабы узды. Зәй районыннан конкурста «Мирас», «Азаль» вокаль-хореография коллективлары, «Сандугач» балалар керәшен ансамбле (Сарсаз-Баграж авылы) һәм курайчылар ансамбле катнашты (Аксар авылы). Конкурс йомгаклары буенча «Халык җырын заманча интерпретацияләү» номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломы белән «Мирас» һәм «Азаль» вокаль-хореография коллективлары, «Фольклор-эстрада вокалы» номинациясендә Александра Шишмагаева I дәрәҗә лауреат, Аксар авылы курайчылары ансамбле II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Финал туры һәм Гала-концерт 2024 елның гыйнварында Зәй муниципаль районында узачак.