4 ноябрьдә Балтач районының “Хыял” яшьләр үзәге базасында яшьләр сәясәте җитәкчеләре һәм белгечләре өчен стажировка оештырылды. Зәйдән мәгариф программасына яшьләр үзәге белгечләре китте. Визит барышында “Хыял” яшьләр үзәгенең эш тәҗрибәсе белән таныштылар, авыл яшьләре белән эшләүдә яңа күнекмәләр алдылар, Балтач муниципаль районында яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясен белделәр. Стажировка азагында белгечләр шәм ясау буенча мастер-класста катнаштылар.