15 ноябрьдә Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөтенроссия хәрби хезмәткә алынучылар көненә багышланган балигъ булмаганнар өчен дәресләр узды. Балалар Россия Армиясенең барлыкка килү тарихы, Ватанга хезмәт итү, намус һәм бурыч турында белделәр.Балигъ булмаганнарга армиядәге һәм флоттагы хезмәт - Россия гражданинының мактаулы бурычы, дип аңлаттылар. Үсеп килүче буынны патриотик тәрбиягә, балаларда һәм яшьләрдә гражданлык тиңдәшлеге, югары патриотик аң, Ватанга тугрылык формалаштыруга, конституциячел вазыйфаларны, толерантлыкны, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклауга әзер булуга өйрәтү аеруча мөһим.