Зәйлеләр Республикада узган кул сугышы ярышларында аерылып тордылар

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

11 ноябрьдә Алабугада Хәрби разведка көненә һәм "Яшь десант" клубының 24 еллыгына багышланган армия кул сугышы буенча ТР ачык турниры узды. Анда зәйдән "Застава"  хәрби-патриотик клубының 4  укучысы  катнашты: Акатьев Тимур, Эрназаров Самир, Садовников Артём һәм Сорокин Артём. Турнирда Татарстаннан һәм якын төбәкләрдән барлыгы 100 дән артык спортчы катнашты. Зәй спортчылары үз осталыкларын күрсәттеләр һәм каты көрәш нәтиҗәсендә Эрназаров Самир 3 нче урынны яулады, ә Акатьев Тимур үзенең үлчәү категориясендә чемпион булды һәм алтын һәм җиңүче кубогын алып кайтты.  Яңа спорт сезонында бу турнир беренче булды, шуңа күрә спортчыларыбызга тренировкаларда ныклык һәм алдагы ярышларда тагын да нәтиҗәле җиңүләр теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International