Татарстаннан танкның наводчик-операторы Иван Киряков Батырлык орденына тәкъдим ителде."Татар- информ" хәбәр иткәнчә, ул Времевск юнәлешендә дошманның көчле һөҗүмен кире кага. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән Ватан иминлеге сагында «Мажор» позывноен йөрткән Иван Киряков Зәйдә туган, аңа 21 яшь. 2022 елның мартыннан махсус хәрби операциядә Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшә. Иван Киряков дошман көчләренең 3 мәртәбә өстен булуына карамастан, экипаж белән бергә дошман танкын һәм ике кумулятив гранатаны юк итә.Танк экипажы Россия Федерациясенең Батырлык орденына тәкъдим ителде.