Л. Н.Толстой исемендәге XXI Республика фәнни-гамәли конференциясе үтте

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

 10 ноябрьдә Казан шәһәрендә Л. Н.Толстой исемендәге XXI Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Татарстанның йөздән артык укучысы катнашты. Зәй районы исеменнән 4 катнашучы чыгыш ясады. Зәй шәһәре 7нче мәктәп укучысы Әюпова Алинә (укытучысы О.Е. Карманова) , 4 нче мәктәп укучысы Усманова Яна (укытучысы Р. И. Борисенко), Шишкина Мария (укытучысы Ф. Ф. Сабирҗанова), Кадер мәктәбе укучысы Гыйльфанова Карина (укытучысы А. Р. Галиуллина) төрле секцияләрдә чыгыш ясадылар. Жюри әгъзалары тәкъдим ителгән эшләрне югары бәяләде, барсы да дипломга лаек булды. Кызларны һәм аларның фәнни җитәкчеләрен котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International