Зәй муниципаль районында дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең профсоюз берлеге конференциясе узды. Конференция эшендә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюз берлегенең Татарстан Республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты. Профсоюз оешмаларының сайланулы органнары эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең профсоюз берлекләре комитетының ышанычлы заты Елена Недошивина чыгыш ясады. Беренчел профсоюз оешмаларында хезмәт өлкәсендә социаль партнерлыкны үстерү турында «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Венера Семенова, Яшьләр эшләре идарәсе учреждениеләре хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Роза Гатауллина, “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Анна Гулюшова сөйләде. Ольга Анатольевна конференциядә катнашучыларны дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия профсоюз берлеге Татарстан оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды. Очрашу барышында гамәлгә ашырылучы инициативалар һәм программалар өчен профсоюз рескомына рәхмәт сүзләре яңгырады. Профсоюз активы, социаль партнерлар Мактау Грамоталары һәм Профсоюзның республика комитеты Рәхмәт хаты, шулай ук кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Конференция азагында Ольга Анатольевна Калашниковага Зәй районы профсоюз оешмалары эшенә зур өлеш керткәне өчен, район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.