Район башлыгы Икътисадый советның чираттагы утырышын үткәрде

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә район Икътисадый советының чираттагы утырышы узды. «Татнефтедор» ҖЧҖнең 2023 елның 9 аенда Зәй УАД эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елда көтелгән эшчәнлек нәтиҗәләре турында» идарә башлыгы Фидаил Хәернасов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, автомобиль юлларының Зәй идарәсе барлык юнәлешләр буенча үз күрсәткечләрен даими арттыра бара, шул исәптән хезмәт хакы буенча да, 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27%ка үсеш күзәтелә. Предприятиедә 111 кеше эшли, хезмәт җитештерүчәнлеге 2023 елның 9 аенда 1 хезмәткәргә 6 млн. 120 мең сум тәшкил иткән. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре: Зәй муниципаль районының 418 км озынлыктагы гомуми кулланылыштагы юлларын карап тоту; юлларны ремонтлау-төзелеш эшләре. Төп заказчы - «Главтатдортранс» ДКУ һәм башка заказчылар да бар. 2023 елда юлларны карап тоту һәм ремонтлау буенча эшләрне билгеләнгән вакытта башкару планлаштырыла. «Татнефтедор» ҖЧҖ филиалы салым һәм түләүләрне вакытында түләүче булып тора, бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга бурычлары юк. Докладны тыңлаганнан соң, Икътисадый совет әгъзалары үзара фикер алыштылар. Утырышка йомгак ясап, Р.Г. Кәримов Зәй УАД коллективы эшенә уңай бәя бирде һәм алга таба да яңа хезмәт уңышлары теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International