Бүген зәйлеләр 2023 елның 13 июнендә Донецк территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган Михаил Емельянович Саликовны соңгы юлга озаттылар. Михаилның туган көненә бер көн кала ( 14 июньдә аңа 42 яшь тулган булыр иде) гомере өзелә. 1999 елдан башлап Михаил Саликов Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларында хезмәт иткән, Чечняда хәрби чаралар да катнашкан, армиядән соң Таҗикстанда контракт буенча хезмәт иткән. Хәзер дә ул чын ир-атлар кебек читтә кала алмаган һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, "Шторм Z" отряды составында махсус хәрби операциягә киткән. Махсус хәрби операция сугышчысы белән хушлашырга аның туганнары, дуслары, якыннары җыелды, аны Яңа шәһәр бистәсе зиратында барлык хәрби кагыйдәләрне үтәп җирләделәр. Хушлашу тантанасында район башлыгы Р.Г.Кәримов та катнашты. "Мәрхүмнең хөрмәтле туганнары һәм якыннары! Шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалтуга бәйле кайгыгызны ихлас күңелдән уртаклашам. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булганнарга мәңгелек дан! –дип тәмамлады район башлыгы Разиф Кәримов үзенең чыгышын.