Зәй үзәкләштелегән китапханәләр челтәрендә "Экологиягә китап аша" - фестиваль-конкурсы старт алды. Беренче чаралар Югары Шепкә һәм Иске Тәкмак авылы китапханәләрендә узды. Югары Шепкә авыл китапханәсендә "Баллы мәсьәлә" инсценировкасы, Австрия язучысы Ф. Зальтенның "Бэмби" китабының презентациясе күрсәтелде. Балалар игътибарына лэпбук тәкъдим ителде, ул кесәләре, кыстыргычлары һәм күчерелмә детальләре булган китап, анда кроссвордлар, шигырьләр, табигать һәм экология турында хикәяләр урнаштырылган. Балалар экологик кроссвордны бик теләп чиштеләр. Иске Тәкмәк китапханәсендә балалар көче белән "Табигать белән дус бул!"- инсценировкасы күрсәтелде. Зал конкурс темасы буенча күргәзмә һәм плакатлар белән бизәлгән иде, тамашачыларга "Экология һәм без","Табигать турында укыйбыз" буклетлары тәкъдим ителде. ________________________________________