"Истәлеккә агач утырт" акциясе

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында бик күп еллар инде матур гадәт бар – ел саен яз көне "Истәлеккә агач утырт" акциясе уза. Балалар һәм әти - әниләр мәктәпкә китәр алдыннан бакча биләмәсенә агач утырталар. Быел да алар бу матур гадәттән читтә калмады. Әти - әниләре төрле җимеш агачлары алып килде, бергә җыелып агачларны бакчага утырттылар. Бу үзенә күрә бер бәйрәм булды. Әти - әниләр агач утырканда алар кырыенда шат йөзле балалар йөгереп йөри. Кемдер агач утыртыр өчен чокыр казый, кемдер агачны тотып тора, кемдер су сибә. Бу бердән күңелле күренеш булса, икенче яктан балаларга хезмәт тәрбиясе бирү һәм табигатьне саклауга этәргеч булып тора. Агачларны утырткач, барлык әти - әниләр, балалар белән истәлеккә фотога төште. Бу очрашудан барысыда зур канәгатьләнү хисе белән таралышты. Әти-әниләр арасында ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы героебыз булу чарага патриотик эчтәлек тә өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International