«ТР Яшь Гвардиясе» ҖЧҖнең XIV хисап-сайлау конференциясе узды

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнашында «Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе» ҖЧҖнең XIV хисап-сайлау конференциясе узды. Конференция нәтиҗәләре буенча төбәк штабы җитәкчесе итеп Шиһабуддинов Руслан сайланды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Наил улы Садыйков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ольга Михайловна Воронова һәм Геннадий Николаевич Глушков, Департамент җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Раисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Илнур Шакиров катнашты. Конференциядә Зәй муниципаль районыннан  җирле бүлекчә җитәкчесе һәм активистлар катнашты. Конференция кысаларында оешманың җитәкче органнары төбәк штабының яңа составлары һәм төбәк контроль - ревизия комиссиясе сайлана. Яшь гвардиячеләр эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлап, Фәрит Мөхәммәтшин быел 18 яшь тула торган яшьләр хәрәкәте илдә иң эресе булды дип билгеләп үтте. «Бердәм Россия» нең Татарстан төбәк бүлеге илдә беренчеләрдән булып яшьләр канатын оештыру идеясен хуплады, һәм бүген Бердәм Россиянең Татарстан отрядында 3 меңгә якын кеше исәпләнә. Яшьләргә ярдәм итү һәрвакыт Татарстан хакимияте органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булды. Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, 30 ел элек (1993 елның 19 октябре) Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып яшьләр сәясәте турында үз законын кабул иткән. 2018 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы булдырылды. Дәүләт Советы каршында яшьләр парламенты эшли. Бу институтларны булдыру, парламент башлыгы сүзләренчә, зур әһәмияткә ия, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә Россия төбәкләре рейтингында беренче урынны алуы очраклы түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International