“Мин һаваның чиста булуын телим” - экологик проекты кысаларында “Тату гаилә “ балалар бакчасында “Ни өчен чиста һава югалды” дигән тематик дәрес үткәрелде, анда һаваның пычрану чыганаклары, безнең сәламәтлек өчен чиста һаваның әһәмияте, экологик куркынычсызлыкның кайбер кагыйдәләре турында гап-гади күзаллаулар ныгытылды. Балалар һәм аларның ата - аналары ясаган рәсемнәр күргәзмәсе, табигатькә сакчыл һәм игътибарлы караш темасына багышланган иде, аның максаты – әйләнә-тирә дөньяның иминлеген тәэмин итүгә чакыру. Саф һава – ул безнең һәм балаларыбызның сәламәтлеге!