Бүген «Бөртеккәй» балалар бакчасында балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча «Урманда янгын»әкиятен уйнадылар. Балалар, әкияттәге хайваннарга әверелеп, төлке яндырган янгынны сүндерәләр. Әкияттә "Шырпы балаларга уенчык түгел», "Ут төрле була" җырлары яңгырады. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, урманнар юкка чыкса, нәрсә булачагын аңладылар, янгыннан соң урманнарны торгызуның озаклыгы һәм катлаулылыгы турында фикер алыштылар. Балалар урманның кеше һәм хайваннар тормышындагы роле турында белемнәрен ныгыттылар.