«Юность» клубында «Җир - безнең уртак йорт» - дип аталган чара узды. Балалар экология юнәлешендәге проблемалар турында аралашканда фикерләр, тәкъдимнәр һәм яңа идеяләр күп булды. Идея - клуб территориясенең экологик торышын һәм эстетик төрен яхшырту. Биредә чәчәк клумбаларын үз куллары белән ясарга булдылар. Мастер-класста балалар үсентеләр өчен чәчәк орлыклары утырттылар, аннары яфрак, чүп-чар җыярга һәм чәчәк түтәлләре ясарга чыктылар. "Уртак хезмәт яхшы!" - ул һәрвакыт яңа идеяләрне берләштерә һәм гамәлгә ашыра.