Балаларда тирә-юньгә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү балачактан мөһим. Иҗади форматта файдалы мәгълүмат аеруча җиңел һәм кызыклы үзләштерелә. Бакчада тәрбияләнүче Ершова Настя әнисе Ольга Сергеевна белән “Нинди матур урман”- экологик плакаты ясаганнар. Шулай итеп, әңгәмә барышында балаларның агачлар матурлыгы, аларның кеше өчен файдасы турындагы белемнәре тагын да ныгытылды.