6 апрельдә Зәй муниципаль районы мөселманнары тугызынчы ел рәттән район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов инициативасы белән уздырыла торган традициягә әверелгән ифтарга җыелды.
Рамазан ае ураза тоту-гөнаһлардан пакьләнү ае, һәм ул Ислам динендә иң изге айларның берсе булып тора.
Муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов, ТР мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, район имам - мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин мөселманнарга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Район ифтары 150гә якын кешене берләштерде алар бергәләп кичке ахшам намазын укыдылар. Чара ахырында барлык кунаклар изге аш өстәленә чакырылды.