Ирекле көрәш буенча ачык республика турниры узды

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

18 мартта Түбән Кама шәһәрендә 2012-2014 елгы егетләр арасында ирекле көрәш буенча ачык республика турниры узды, анда Республиканың һәм Россиянең 9 төбәгенең иң көчле спортчылары җыелды, шул исәптән турнирда Тыва Республикасы вәкилләре катнашты. Катнашучыларның гомуми саны 200дән артык тәшкил итә.

«Зәй» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 27 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Мөгурбиев Абүбәкәр чемпион булды, 32 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Юнысов Айнур, Тыва Республикасы вәкилен узып, өченче урынны алды. 52 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Якупов Адэль чемпион булды. Спортчыларны  Хәйруллин Илнар Гайсә улы өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International