РФсе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшинның котлавы

2023 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген дәүләт бәйрәме-Ватанны саклаучылар көне безнең барыбыз өчен дә аеруча мөһим. Без- дәүләтебезнең бөтенлегенә куркыныч янаганда, Россия халкы үз илен яклауга бердәм булып баскан чорны күрүче шаһитлар. Бу көнне без ветераннарның үлемсез батырлыкларын искә алабыз һәм алгы сызыкта үзләрен аямыйча көрәшкән сугышчыларыбыз белән аеруча горурланабыз. Сез безне яклаучылар, сез-безнең геройлар. Сез чын патриотизм кыйммәтләренә ышануны үз үрнәгегез белән күрсәтүчеләр, сез - бөек илебез бәйсезлеге өчен көрәшүчеләр! Бәйрәмегез белән сезне, хөрмәтле Ватанны саклаучылар, кадерле ветераннарыбыз! Батырлык һәм кыюлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International