Район башлыгы Р.Г. Кәримовның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Тормышыбызда иң мөһиме - тынычлык, татулык һәм тотрыклылык. Соңгы елда без әлеге сүзләрнең әһәмиятенә аеруча нык инандык, чөнки йөзләрчә якташыбыз, үз сәламәтлекләре, ә кайчагында тормышлары белән дә исәпләшмичә, махсус хәрби операция кысаларында ил иминлеге, Ватаныбыз бөтенлеге өчен көрәшәләр, Россия чикләрен саклыйлар. Бөек Ватан сугышы ветераннарына алмашка лаеклы солдатлар килде, без бүген хәрби операциянең тиз көннәрдә төгәлләнүен һәм безнең якташларыбызның туган төбәкләренә, аларны түземсезлек белән көтүче якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтуларын чын күңелдән телибез. Ватанны саклаучылар көне һәрвакыт батырлык, фидакарьлек, хөрмәт һәм намуслылык символы булды һәм шулай булып калачак та. Без Ватан сакчылары булучыларга тирән рәхмәтлебез. Кораллы Көчләр солдатлары һәм офицерлары, хәрби хәрәкәтләрдә һәм локаль бәрелешләрдә катнашучылар, махсус хезмәтләрдә эшләүчеләр – тыныч тормыш, дуслык һәм кешелеклелекнең бәясен аерата яхшы белүчеләр. Бу үзенчәлекле көнне солдат һәм офицерларның аналарына, аларның тормыш иптәшләренә иң изге теләкләрне җиткерәбез, тирән рәхмәт хисләрен белдерәбез. Чөнки нәкъ менә алар - гаилә учагын саклаучылар, улларын данлыклы хәрби традицияләргә тугрылыклы итеп тәрбияләүчеләр. Һәркемгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, барлык башлангычларда уңышлар, бәхет телим, һәр гаиләдә мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрсен!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International