Зәйдә мобилизацияләнүчеләрне хәрби хезмәткә озаттылар

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

27 октябрьдә өлешчә мобилизацияләү кысаларында Зәй шәһәреннән тагын бер төркем ир-атларны Казанга әзерләү пунктына җибәрделәр. "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мобилизацияләнүчеләрне озатырга әти-әниләре, туганнары, дуслары килде. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов мобилизация буенча чакырылучыларга мөрәҗәгать итте. "Безнең илебез һәрвакыт җиңде, чөнки аның җаваплы, тугры һәм ышанычлы ир-егетләре бар. Без сезнең үз алдыгызга куелган җаваплы бурычларыгызны үтәвегезгә ышанабыз. Сезнең туган җиребезгә исән-имин булып, җиңү белән кайтуыгызны телим», - диде район башлыгы. Дин әһелләре егетләребезгә хәерле юл теләделәр, алар өчен изге догаларын укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International