Диспансерлаштыру гомерне озайтырга ярдәм итә

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Шәһәр һәм авылларның өлкән яшьтәге халкының  ел саен диспансерлаштыру узу мөмкинлекләрен тигезләү өчен, 2019 елдан Зәй муниципаль районында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл гражданнарын медицина учреждениеләренә китерү гамәлгә ашырыла. Ел саен якынча 1200 кеше календарь елы дәвамында диспансерлаштырыла. Халыкны өзлексез китерүне оештыру максаты белән, квартал саен диспансерлаштырылырга тиешле затларның графигы һәм исемлеге төзелә. «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Зәй үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре диспансерлаштыру узу план – графигы һәм алгоритмы үтәлешен төгәл үтиләр. Көн саен «Шатлык » комплекслы үзәгенең машина йөртүчесе өлкәннәрне авыллардан җыеп Зәй район хастаханәсенә алып бара. Медицина белгечләре кирәкле документлар пакетын тутыралар һәм өлкәннәргә комплекслы тикшерү үткәрәләр. Тикшерү тәмамланганнан соң, шул ук транспорт белән өлкән яшьтәге гражданнарны өйләренә кайтарып куялар.  Авыл кешеләре үзләре диспансерлаштыруның мөһимлеген аңлыйлар һәм хәтта гаилә парлары  белән дә шәһәргә барырга әзер булучылар бар. "Диспансерлаштырудан баш тартырга ярамый. Өстәвенә, йорттан алып китәләр һәм өйгә алып кайталар. Чиратсыз анализлар тапшырырга, ЭКГ узарга, табибларга күренү  мөмкинлеге бар.  Бу начармы? Авыруның башлануын иртә күрү бик мөһим.   Өлкән яшьтәге гражданнар өчен, диспансерлаштыру аеруча  актуаль".-ди Пуст Ашит авылында яшәүче ханым.  Ел саен өстәмә тикшерүләргә 174 кеше җибәрелде, 306 кеше тикшерелде, 7 кеше комплекслы дәвалану узу өчен стационарга салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International