ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе
Бүген Дәүләт Советы рәисе урынбасары ,“Яңарыш” фондының башкаручы директоры Татьяна Петровна Ларионова эш визиты белән Зәйдә булды. Т.П.Ларионова хакимиятнең зур залында үткән очрашу барышында Болгар ислам академиясе һәм Казан анасы иконасы соборы проектларын бик җентекләп презентацияләде.
Зәй районы агрофирмалары бүлекчәләрендә комбайннар парадлары үтте. Зәй игенчеләре шушы бер атна эчендә урып-җыюга җиң сызганып керешергә исәп тота. Комбайннар парадлары исә, зур эшкә тотыныр алдыннан техниканы тагын бер кат күзәтү, сынау максатын күздә тотып оештырылды. Районыбыз аграрийлары алдына район җитәкчелеге, «Агрокөчтөркем» ЯАҖ , «»Финагротрейд» оешмасы җитәкчеләреннән торган мәртәбәле комиссия бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу, һәр көннең кадерен белеп эшләү бурычын куйды.
5 нче июльдә мөселман халкы изге Ураза гаетен бәйрәм итте. Республиканың 1340 тан артык мәчетендә Ураза гаетенә кагылышлы бәйрәм намазларында якынча 154 меңнән артык кеше катнашкан, дип хәбәр итә татапр информ агентлыгы. Безнең Зәй шәһәре үзәк мәчетендә дә төп бәйрәм чарасы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International