Зәйдә сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Зәй районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы катнашында «Энергетик» мәдәният сараенда сәламәтлек саклауның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Ул иҗади программа белән башланып китте, анда Зәй медикларының эше турында сөйләделәр. Зәй район үзәк хастаханәсе - безнең шәһәрнең иң күп санлы хезмәт коллективларының берсе, анда 806 кеше эшли. Алар 86 табиб, 444 шәфкать туташы һәм фельдшер, санитар һәм машина йөртүчеләр, административ-идарә персоналы. Коллективта Татарстан Республикасының 5 атказанган табибы, Татарстан Республикасының 2 сәламәтлек саклау отличнигы, 1 Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына ия булган хезмәткәр эшли, күп кенә медицина хезмәткәрләре 30-40 елдан артык эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Медицина хезмәткәре көне - безнең илдә иң мөһим һәм хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе. Ак халатлы белгечләрдән башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Сәхнәдән медицина хезмәткәрләрен район башлыгы Разиф Кәримов котлады. “Бу бәйрәм хаклы рәвештә барлык сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең игелекле хезмәтен тану көне дип санала. Узган елда дөнья моңарчы күрелмәгән күренеш-коронавирус пандемиясе белән очрашты. Ул һәр тармакка, предприятиегә, гаиләгә кагылды. Һәм төп авырлыкны нәкъ менә сез - безнең медицина хезмәткәрләре үз өстенә алды. Барлык көчләр дә авыруның тиз таралуын тоткарлауга юнәлтелгән. Бу сынауны без бергәләп башкарып чыктык дип саныйм һәм бүген дә дәвам итәбез. Район халкының иминлеге һәм сәламәтлеге турында армый-талмый кайгыртуларыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, оптимизм, иминлек һәм авыр, әмма бик мөһим һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим!». Иң лаеклы медицина хезмәткәрләре төрле бүләкләр алдылар. Дәүләт Думасының Рәхмәт хаты белән түбәндәгеләр бүләкләнде: Фатыйхов Айдар Мөхәммәтнур улы – Зәй үзәк район хастаханәсенең баш табибы; Нестерова Светлана Павловна – терапия бүлеге мөдире. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәте – стоматолог-теш протезы кабинеты ортопеды Әгъзамов Рөстәм Гайнулла улына белдерелде. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән педиатрия бүлеге мөдире – табиб – педиатр Веснина Снежана Юрьевна бүләкләнде. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәте баш табиб урынбасары Усманов Вадим Валентиновичка, Зәй табиб амбулаториясенең табиб – стоматолог – терапевты Зәйнуллин Фатыйх Габдрәфыйк улына белдерелде; Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы Евсеева Зинаида Александровна – Туңылҗа фельдшер-акушерлык пункты мөдире-фельдшер һәм Антонова Ольга Викторовна- педиатрия бүлегенең шәфкать туташына тапшырылды.  Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм Зәй РҮХнең баш табибының Мактау грамотасы белән 20 кеше бүләкләнде. Профсоюзда актив эше өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика оешмасының Мактау грамотасы белән 1 кеше бүләкләнде, 6 медицина хезмәткәре Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының беренчел оешмасының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Бәйрәм «Мирас», «Магия», «Азаль», «Елмаю», «Русская душа» ансамбльләре чыгышы белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International