Зәйдә район һәм шәһәр советы утырышлары узды

2021 елның 18 июне, җомга
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы катнашында район Советының уникенче утырышы һәм дүртенче чакырылыш Зәй шәһәре Советының унберенче утырышы узды. Көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертелгән иде: район һәм Зәй шәһәре уставын үзгәртү, административ комиссия төзү, 2020 елда районның Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге, милекне муниципаль милеккә тапшыру, районда муниципаль хезмәткәрләр реестрын алып бару тәртибен раслау, урам исемнәре, җирле үзидарә территорияләренең чикләрен билгеләү турында сораулар каралды. Мәгълүмат белән Зәй муниципаль районы Советы рәисе Кәримов Р. Г., Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы Кудряшов В. В., район Контроль-хисап палатасы рәисе Минебаева С. М., районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Шайхиев Р. Р., район Советының гомуми бүлеге кадрлар секторы мөдире Сергеева М. Г., район башлыгы урынбасары Недошивина Е.В. чыгыш ясадылар. Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча депутатлар тарафыннан карарлар кабул ителде. Утырышка район һәм шәһәр Советлары рәисе Разиф Гали улы Кәримов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International