Бүген 18 апрельдә Татарстан Республикасының "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының финал уеннары узды. Кызлар командалары арасында Казан шәһәренең Яңа Савин районы командасы җиңүче булды, көмеш призерлар-Арча районы кызлар командасы, бронза призерлар-Чаллы шәһәренең Автозавод районы кызлар командасы. Егетләр командалары арасында Казан шәһәре Идел буе районы командасы җиңүче булды, көмеш призерлар-Казан шәһәренең Вахитов районы егетләр командасы, бронза призерлар - Зәй шәһәре егетләре. Мәктәп командалары спорт осталыгының югары дәрәҗәсен күрсәттеләр. Зәй шәһәре 7 нче мәктәп укучылары егетләр командасын, тренерлар Краснова Регина Рафис кызын, Асадов Камран Хәсән улын һәм мәктәп директоры Биканов Игорь Александровичны котлыйбыз.
Чемпионатның тантаналы ябылышында мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Робертович Андреев, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр Республика үзәгенең ГТО комплексын кертү һәм спорт секторы мөдире Лариса Гайсеевна Габитова, ЗМР мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әлфирә Габделбәр кызы Исакова катнашты.