Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
2020 елгы чәчү өчен ресурслар
2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Министрлык сайтында предприятиеләр җитәкчеләре һәм агрономнары өчен 2020 елгы чәчү өчен ресурслар дигән махсус бүлек булдырылуы турында хәбәр итә. Биредә вегетация чорына температура һәм явым-төшем фаразлары белән танышырга, уңышны иминләштергәндә дәүләт ярдәме чаралары турында өйрәнергә һәм иминият компанияләреннән тәкъдимнәр алырга, шулай ук орлыклар һәм аларга бәяләр турында, орлыкчылык хуҗалыклары рейтингы турында мәгълүмат алырга һәм минераль ашламалар белән тәэмин итүчеләр турында белешмәләр табарга мөмкин. Шуны әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, 2020 елгы чәчү кампаниясенә әзерләнү турында сөйләгәндә, чәчүлекләргә минераль ашламалар кертүгә һәм үзебезнең орлыкларны сатып алуга аерым тукталган иде. «Чәчүлекләргә чыгымнарның өчтән береннән артыгы – бу минераль ашламаларга тотыла тоган акчалар. Безнең бурыч – бер гектар чәчүлеккә кимендә 70 кг ашлама кертү. Хөрмәтле җитәкчеләр, без ашламалар сатып алуны күпме озакка сузабыз, ашламаларга бәяләр, узган елдагы кебек, шулкадәр үк дәрәҗәдә артачак», - дип, мөрәҗәгать итте Марат Җәббаров. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук ашламалар сатучылар турында белешмәләр дә бирде. Азотлы ашламалар буенча төп сатучы – «Аммоний» АҖ, аммиак селитрасын тоннасын 14 мең сумнан тәкъдим итә. Кагыйдә буларак, азотка бәяләр ел саен артып бара. Катнаш ашламалар белән төп тәэмин итүчеләр - «ФосАгро» һәм «Татагрохимсервис». Ассортимент һәм күләмнәр җитәрлек, бәяләр сатып алу күләмнәренә һәм түләү шартларына бәйле. Быел да ярдәм рәвеше сакланып кала. Гектарга 35 кг ашлама туплаган һәм тиешле документларны районнарда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә тапшырган хуҗалыклар һәр гектарга 515 сум дәүләт ярдәме алачаклар. Бу акчаларга өстәмә рәвештә тагын бер гектарга 12 кг-нан артык ашлама сатып алырга мөмкин. Вице-премьер ашламалар сатып алу мәсьәләсенә муниципаль районнар башлыкларын да кушылырга өндәде, зур күләмдә ашламалар сатып алганда, аларга сатучылар яхшы ташламалар ясыйлар. Район буенча зур күләмнәр җыелганда, хуҗалыклар шактый акчаларын янга калдыра алалар. Моннна тыш, Марат Җәббаров уңыш язмышында орлыклар сортларын дөрес сайлауның һәм аларның сыйфатының төп роль уйнавын ассызыклады. Районнарда бу эшне җитди оештырырга кирәклегенә басым ясады ул. Игенчелектә уңышка ирешүдә барлык вегетация чорына финанс һәм матди ресурслар белән тәэмин итлеш аеруча мөһим. Бюджет ярдәме өлешендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы апрель ахырына кадәр хуҗалыкларга 4,0 млрд. сумга кадәр акчалар бирүне планлаштыра. Шул исәптән: - бәйле булмаган ярдәм күрсәтүгә - 700 млн сум, - сөт терлекчелегендә сөт бирү күләмен арттыруга - 862 млн сум, - 1 кг сөткә чыгымнар өлешен каплауга - 500 млн сум, - техник модернизацияләүгә - 1,0 млрд сум, - минераль ашламаларга - 1,0 млрд сум.
ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз