Зәй муниципаль районында шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре арасында «Безгә тынычлыкны сакларга васыять ителгән» шәһәр үзешчән иҗат фестивале старт ала. Ул Россия Федерациясендә Җиңүнең 75 - еллыгы һәм Татарстан Республикасында Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Хәтер һәм Дан елына багышланган. Фестиваль Совет халкының Бөек Ватан сугышында батырлыгын хәтердә саклау, туган республикабызга мәхәббәт, гражданлык җаваплылыгы, ватанпәрвәрлек һәм Ватаныбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Фестивальне оештыручы - «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе». Фестиваль бер турда уздырыла. Җиңүчеләр һәм призерлар иҗатларын 2020 елның 9 маенда, Зәй муниципаль районында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тематик мәйданчыкларда күрсәтәчәк. Фестивальдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, мәктәпләр, Зәй политехника көллияте, предприятие һәм оешмалар коллективлары катнаша. Фестиваль йомгаклары буенча җиңүчеләр дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнәчәк. 2020 елның 28 гыйнварында 18.00 сәг. «Энергетик» мәдәният йортында Мәдәният идарәсе шәһәр үзешчән иҗат фестиваленә старт бирә. Фестивальдә “Энергетик” Мәдәният сарае, Зәй балалар музыка мәктәбе, Сөббух Рәфыйков исемендәге Зәй үзәк китапханәсе, Район мәдәният йорты, Шәһәр мәдәният йорты, Зәй туган як тарихын өйрәнү музее катнаша. Фестиваль кысаларында шәһәр учреждениеләре концертлары һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният йортының концертлар залында үткәреләчәк.