Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Якты Күл авыл җирлегендә халык җыены узды. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев авыл халкын районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары белән таныштырды. 2019 елда башкарылган эшләр турында отчет белән Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Захир улы Мөхтәров сөйләде. Җыенда шулай ук 2019 елда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2020 елга куелган бурычлар, авыл җирлегендәге оператив хәлләр, Зәй муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү турында чыгышлар тыңланды. Республикада халык өчен мөһим программалар эшләп килә. Республика программалары кысаларында Утяшкин авылында 29 яктырткыч алыштырылган. 2019 елда Якты Күл авыл җирлеге 1,5 млн.сум күләмендә грантка ия булган. Грант акчасына су корылмалары үзгәртеп корылган, Бөек Ватан сугышы һәйкәле төзекләндерелгән. Халык җыены бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Авыл җирлеге иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен, Антипов Владимир Николаевич һәм Шатунова Эльвира Идрис кызы Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.