«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Блокаданың 900 көне» дип исемләнгән тематик чара узды

22 гыйнвар 2020 ел., чәршәмбе

Россия Хәрби дан көне алдыннан 21 гыйнвар көнне «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Блокаданың 900 көне» дип исемләнгән тематик чара узды. Бу чарада Зәйдә яшәүче легендар Бөек Ватан сугышы ветераны Моисеева Анна Ивановна да катнашты. Ленинградны саклаучылар турында хикәя, о.Берггольц шигырьләре, 7 симфония, метроном авазлары - безне ерак сугыш елларына алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования