21 нче гыйварда район мәдәният йортының тамаша залында "Терроризмнан сак булыгыз!" темасына лекция укылды. Әңгәмә барышында террорчылык актларын башкарырга теләк тудыручы сәбәпләр турында төшенчәләр ачылды. Шулай ук аерым игътибар террорчылык куркынычы барлыкка килгән һәм тоткынлыкка эләккән очракта үз-үзеңне ничек тотуга юнәлдерелде. Чарада катнашучылар тарафыннан бары тик толерантлык, үзара хөрмәт һәм уяулык кына террорчылыкның социаль базаларын кисәтергә һәм җинаятьчелекне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк,- дигән нәтиҗә ясалды.