1 гыйнвар көнне Төги авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында гражданнар җыены булып узды. Анда Совет, Башкарма комитет җитәкчеләре, белгечләре, шәһәр, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Зәй муниципаль районының социаль-икътисади үсеше һәм 2020 елга бурычлары турындагы доклад белән район башлыгы Р.Г. Кәримов чыгыш ясады. Зәй муниципаль районы Төги авыл җирлегенең 2019 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында авыл җирлеге башлыгы Т.В. Попова сөйләде. Җыенда шулай ук авыл җирлегендә оператив хәл, халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары, Зәй муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү, урман янгыннарын профилактикалау турында сораулар каралды. Җирлек тормышында актив катнашканнары өчен В.С. Корнилова һәм Е. Г. Перова район башлыгы Р. Г. Кәримовның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Район башлыгы Р.Г.Кәримов җыенга йомгак ясады.