Гулькин авыл җирлегендә халык җыены узды

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Гулькин авыл җирлегендә халык җыены узды. Район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов авыл халкын районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары белән таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы С.Д. Инькова 2019 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм 2020 елга бурычлар билгеләде. Шулай ук 2019 елда районның авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар, Гулькин авыл җирлегендә оператив хәл, халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында мәгълүматлар тыңланды. Авыл халкының тормыш-көнкүрешен тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә булды. Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – Гулькиндә яңа фельдшер –акушерлык пункты төзлү. Халык җыены бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән авылның иң актив кешеләре Архипова Юлия Леонидовна, Григорьева Людмила Дмитриевна, Капитонова Тамара Аркадьевна һәм Гулькин авыл җирлеге депутаты Вәлиәхмәтов Ринат Нуриәхмәт улы бүләкләнделәр. Авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары белән биредә яшәүчеләр Кузьмина Агафья Семеновна, Прохорова Валентина Федоровна һәм Прохницкая Нина Ивановна бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International