20 гыйнварда татар гимназиясендә «35 квартал», «Воздвиженка» микрорайоннарында, «Кармалка» торак пунктында һәм шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләрнең җыелышы узды. Җыелышта район башлыгы Р.Г.Кәримов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Н.В. Нефедов, Совет, Башкарма комитет җитәкчеләре һәм белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Район халкы алдында Зәй шәһәренең 2019 елда социаль-икътисади үсеше турындагы доклад белән район башлыгы Р.Г. Кәримов чыгыш ясады. Микрорайонның оператив хәле турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Г.Г. Абрамов сөйләде. Халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында район социаль яклау бүлеге башлыгы Э.Г. Хуҗина аңлатты. Зәй муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсенең үсеше турында Зәй район хастаханәсе баш табибы Р.Р.Әмиров мәгълүмат бирде һәм «Зәй урманчылыгы» участок урманчысы И.Л. Мөбарәкшин чыгышы тыңланды. Җыелышка район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.