Зәй муниципаль районында өлкән яшьтәге кешеләрне диспансерлаштыруга китерү буенча эш дәвам итә

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Зәй муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү дәвам итә. Әлеге эш Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан "Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортында алып барыла. 9 гыйнвардан башлап 55 өлкән яшьтәге граждан медицина тикшерүен узды инде, тагын 75 кеше агымдагы ай ахырына кадәр узачак. 2020 елның 1 кварталында барлыгы 424 пенсионерны диспансерлаштыруга китерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International