Хәбәрләр

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
Безнекеләр көчлерәк
 
Хәрби элемтәчеләр көне оешуга 93 ел тулу һәм ОСАВИАХИМ-ДОСААФ-РОСТО-ның 85 еллыгы уңаеннан "Ялта-Зәй" ял базасында мәктәп укучылары арасында радиопеленгация буенча ярышлар узды. Анда безнең район укучыларыннан тыш, Әлмәт шәһәреннән дә радиопеленгация белән кызыксынучы яшүсмерләр катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1нче мәктәп командасы - I, Ал. Бистәсе укучылары - II, Әлмәт яшьләр идарәсе командасы III урынны алды. Шәхси беренчелектә Ал. Бистәсеннән Анна Иванова, Максим Чуприковлар беренче ике урынны бүлеште. 1нче мәктәптән Равил Ишалин - өченче урында. Җиңүчеләр РОСТО-ДОСААФның Зәй бүлеге тарафыннан бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International